Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Электр саклагыч – сезнең иминлегегезнең тугры сакчысы

Электр җиһазларын куллану һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу белән бәйле янгыннарның күп өлеше кыска ялганыш аркасында килеп чыга.

Кыска ялганыш килеп чыгуның сәбәбе – электр чыбыкларында һәм ка­бельләрдә изоляция­нең бозылуы. 
–  Электр җайланмала­ры­ның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен фатирга электр

челтәрен керткәндә ­саклагычлары булган электр счетчигы урнаштырыла. Электр приборлары һәр электр челтәре линиясенә аның исәпләнгән куәтеннән арт­маслык итеп тоташтырылырга тиеш. Әмма әгәр электр исәпләгечтә автомат саклык чаралары урнаштырылган булса, артып китсә дә проблемалар азрак булачак, ул чакта һәр куәт артуы автомат рәвештә сүндерелү белән бергә барачак. Әгәр дә сездә “жучоклар” белән пробкалы саклык чаралары булса, бу очракта электр челтәренең гомуми куәте “жучок” калынлыгына арта, бу челтәрнең артык йөкләнешенә китерә, ә ул, үз чиратында, янгынга. Моны булдырмас өчен, чыбыкларны ялгау рәвешендә тоташтыру катгый тыела, чөнки тоташтыруның ышанычлылыгы һәм үт­кәргечләрнең контакт тыгызлыгы тиз кими, вакыт узу белән аларның контакт мәйданы азая, кыска ялганыш барлыкка килергә мөмкин. Чыбыкларны болтлы, винтлы тоташтыру, эретеп ябыштыру, опрессовкалау рөхсәт ителә. Эретеп ябыштыру бары тик электроникада гына рөхсәт ителә, көч астындагы чыбыклар өчен ул тәкъдим ителми.

Шулай ук яшерен электр үткәргечләр сузган­да, мә­сәлән, асылмалы тү­шәм­­нәр астында, түшәм ма­териалының янучанлыгы дәрәҗәсенә карап, махсус шартлар үтәү мөһим: кабель януны таратмый торган булырга яисә кыска ялганыш нәтиҗәсендә яндырылмый торган билгеле бер калынлыктагы корыч торбаларга урнаштырылырга тиеш.

Исегезгә төшерәм, электр саклагыч – ­сез­нең иминлегегезнең тугры сакчысы. Ләкин аңа эш­ләргә комачауламагыз: аны көчлерәккә алмаштырмагыз, үзегез ясаганны яки “жучок” куймагыз. Бу электр җиһазларының электр саклагычларына да,  өегезнең бөтен электр чыбыкларына да кагыла. Әгәр саклык чарасы еш кына сүнә икән, димәк, аның сигналын кабул итәргә, белгечне чакырырга, чыбык тоташуларында, җиһазлар­да төзексез урыннарны тикшерергә кирәк, – дип хәбәр итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән тикшерүчесе Фәнис ­Камалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев