Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Электрон сертификат ярдәм итәчәк

Сәламәтлекләре буенча мөмкин­лекләре чикле кеше­ләрне тернәк­ләнүнең техник җайланмалары (ТТҖ) белән бушлай тәэмин итү мәсьәләләре тәтешлеләрнең күбесен кызыксындыра.

(Тәтеш, 30 июль, «Тәтеш таңнары»). Аларның берничәсенә РСФның ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирде. 

– “Мир” картасы булмаса, электрон сертификаттан файдаланырга мөмкинме?
– Юк, сертификат алу өчен гамәлдәге “Мир” картасы булу мәҗбүри шарт булып тора.

– Тернәкләнүнең техник җай­ланмаларын – йөрешле кресло-коляска, таяк сатып алган өчен компенсация алып буламы?
–   Әйе, әгәр тернәк­ләнүнең шәхси программасы тәкъдим ителгән тернәкләнүнең техник җайланмасы һәм протез-ортопедия эшләнмәләре мөстәкыйль рәвештә үз хисабыңа сатып алынса, ул чакта  компенсация түләнә, әмма билгеләнгән тәртиптә сайлап ­алынган оешмада әзерләнгән шун­дый ук эшләнмәнең (җай­ланманың) бәясеннән арттырып түгел. 

– Сәүдә ноктасында, ки­беттә электрон сертификатны ничек кулланырга?
– ТТҖга түләгән вакытта сезгә электрон сертификатка тоташтырылган “Мир” картасын күрсәтергә кирәк, һәм шул чакта аңардан сез сатып алган ТТҖның исәбе (сертификатта калган исәп чикләрендә) алыначак. Әгәр сумманы сезгә үз акчагыздан өстәп түләргә кирәк икән, моны сертификат беркетелгән “Мир” картасыннан да, башка картадан да яки акчалата да түләргә мөмкин. 

– Әгәр ИПРАда ТТҖның берничә төре тәкъдим ителгән икән, мәсәлән, ише­тү аппараты һәм кресло-коляска, мин электрон сертификат белән аларның икесен дә берьюлы бер гаризада күрсәтә аламмы?
– Әйе, бер гаризада сез тернәкләнү программасында сезгә тәкъдим ителгән ТТҖның берничә төрен күрсәтә аласыз. Бу очракта сезнең “Мир” картасына берничә электрон сертификат язылачак. Сез бу сертификатларны бернәрсәгә бәйле булмаганча, аларның гамәлдәге вакытлары дә­вамында теләсә кайсы вакытта куллана аласыз.

Реклама

– Электрон сертификат суммасын акчага әйләндерергә яки банк картасына күчереп алырга һәм ТТҖ сатып алган өчен акчалата файдаланырга мөмкинме?
– Электрон сертификатны акчага әйләндерү рәвешендә күчереп алу ­каралмаган.

– Мин электрон сертификаттан гамәлдә булган вакытта файдаланырга өлгерми калдым. Мин аның гамәлдә булу вакытын озайта аламмы?
– Юк, бу очракта сезгә электрон сертификат ­кулланып, тернәкләнүнең техник җайланмалары белән тәэмин ителү өчен яңа гариза бирергә кирәк.

– Миңа 1000 сумлык сертификат бирделәр. Мин таякны сертификат буенча 700 сумга сатып алдым. Миңа 300 сумны кире кай­таралармы?
– Юк, электрон сертификатта товарны сатып алганда ТТҖ берәмлегенең иң югары бәясенә караганда түбәнрәк бәядән булган аермасы кире кайтарылмый.
 
– Миңа 2 ишетү аппаратына һәрберсе өчен иң югары бәясе 5000 сум булган электрон сертификат бирделәр. Мин үз акчамны түләмичә, бер ишетү аппаратын 10000 сумга сатып ала аламмы?
– Юк, сертификат бе­лән түләгәндә бары тик  никадәр товар берәмлеге сатып алынса шулкадәр ге­нә күчереп алына. Мо­ның белән беррәттән, әгәр дә кибеттәге товар берәмлегенең бәясе сертификаттагы берәмлекнең иң югары бәясеннән артып китсә, ул чакта товарның һәрбер берәмлеге өчен аерманы үз акчаңнан өстәп түләргә кирәк булачак. Шулай итеп, бер ишетү аппаратын 10000 сумга сатып алганда сезнең сертификат­тан 1 ишетү аппараты алына һәм сезгә 5000 сум өстәп түләргә кирәк булачак. Сатып алганнан соң сезнең сертификатта иң югары бәясе 5000 сумлык бер ише­тү аппараты калачак. 

– Минем тернәкләнү программасында тәүлегенә миңа 2 подгузник тиеш дип күрсәтелгән. Миңа электрон сертификатны ничә подгузникка бирәчәкләр?
– Инвалидлар өчен подгузникларга электрон сертификат 90 көнгә бирелә. Сезгә 180 подгузникка сертификат бирәчәкләр. Әгәр сезнең шәхси тернәкләнү яки яраклылык (ИПРА) программасының га­мәл­­дәге вакыты иртә­рәк тә­мамланса, серти­фикатның гамәлдә булу вакыты да тиешле күләмдә кыскартылачак. Производствода бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри чирләр нәтиҗә­сендә зыян күргән затлар өчен электрон сертификат ПРП тарафыннан аның гамәлдә булу вакытына тәкъдим ителгән подгузниклар санына биреләчәк, ләкин 12 айдан да артык түгел. 

– Миңа иң югары бәя белән бер данәсе 20 сумнан 180 подгузникка электрон сертификат бирделәр. Мин үз акчамны түләмичә, бер данәсе 30 сумнан 120 подгузник сатып ала аламмы, чөнки сатып алган әйбернең гомуми суммасы нәкъ тә сертификат суммасына тигезләшәчәк бит.
– Юк, сертификат бе­лән түләгәндә, аңардан ни­кадәрле сатып ­алынган булса,  шулкадәр товар бе­рәмлеге күчереп алына. Әгәр дә сез 30ар сумнан 120 подгузник сатып алсагыз, һәр подгузник өчен сезгә үз акчагыздан 10 сум өстәп, барлыгы 1200 сум түләргә кирәк булачак. Сатып алганнан соң сезнең сертификатта 60 подгузник ­калачак.

– Юлламада күрсәтелгән тапшыру пунктлары еракта, мәсәлән, башка шәһәрдә, төбәктә урнашкан булса, ТТҖны ничек алырга?
– Әгәр инвалидка ки­рәкле ТТҖны алу яки ясау өчен юллама бирелгән оешма еракта урнашкан һәм анда барырга кирәк икән, инвалидка (ветеранга) әлеге техник җайланманы барып алу өчен түләүсез йөрергә талон бирелә. Әгәр ИПРАда инвалидны (ветеранны) озатып йөрергә кеше кирәк дип билгеләнгән булса, шулай ук озатып йөрүчегә дә юл өчен түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сфр