Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 2024 ел­ның 1 гыйнварыннан 7,5 процентка артачак

Индексация автомат рәвештә башкарыла, социаль фондка мөрәҗәгать итү таләп ителми.

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 2024 ел­ның 1 гыйнварыннан 7,5 процентка артачак.

– Иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 8 134,88 сум тәшкил итә, бер шәхси пенсия коэффициенты – 133,05 сум, – дип хәбәр итә РСФның ТР буенча Тәтеш муниципаль районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. – Исегезгә төшерәм: иминият пенсиясе картлык буенча, инвалидлык буенча, туендыручысын югалту буенча була. Шулай ук билгеләнгән түләү һәм иминият пенсиясенең йомгак­лау суммасына керүче шәхси пенсия коэффициентының хакы да артачак. Билгеләнгән түләү ул – закон тарафыннан билгеләнгән сумма, ул иминият пенсиясенә гарантияле рәвештә түләнә. Шәхси пенсия коэффициенты ул – гражданинның хезмәт эшчәнлегенең һәр календарь елы бәяләнә торган күләме. Ул сезнең эш бирүчегез мәҗбүри пенсия иминиятенә түләгән иминият кертемнәренең күләменә бәйле. Сезнең хезмәт хакыгыз никадәр югары булган саен, шәхси пенсия коэффициенты да шулкадәр күбрәк исәпләнә.    

Индексация автомат рәвештә башкарыла, социаль фондка мөрәҗәгать итү таләп ителми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев