Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гади кагыйдәләрне үтәгез

Электр приборлары белән саксыз эш итү янгын китереп чыгарырга мөмкин.

– Моны булдырмас өчен, электр приборлары белән куркынычсыз эш итүнең катлаулы булмаган кагыйдәләрен үтәргә кирәк, – дип белдерә янгын күзәтчелеге белгечләре. – Электр приборларыннан завод инструкциясендә күрсәтелгән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп файдаланыгыз, аларны вакытында ремонтлагыз. Электр приборларын урнаштыру һәм ремонтлау эшләрен бары тик профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Электр челтәрләренә артык көчәнеш китермәс өчен, электр приборларын берьюлы кабызмагыз. Суга кергән чакта, электр җайланмаларыннан файдаланмагыз. Киптерә торган әйберләрне электр белән җылытыла торган приборларга һәм электр үткәр­гечләргә элеп куймагыз. Ризыкны электр плитәсендә пешергәндә, конфор­каның җылынуын кул белән кагылып тикшермәгез. Электр приборлары шнурларын су үткәргеч торбаларга һәм җылыту радиаторларына эләктереп куймагыз. Өйдән чыгып киткәндә, электр приборларын һәм утны сүндереп калдырырга онытмагыз. Әгәр дә сез электр приборыннан ут чыгуын күрсәгез, аны өзү ысулын табыгыз һәм бары тик шуннан соң гына янгынны сүндерегез. 

Янгын чыкканда кичекмәстән 01, 101 яки 112 телефоннары буенча янгын сүндерү сагына хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев