Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Гафу ит, мине...”

(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Ял көнне өйдәге эшләр белән мәш килгәндә телефоным шалтырады. Таныш түгел номер икәнлеген күргәч, йә тариф алыштырырга, йә кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итәләрдер диеп алмаска булдым.  Бертуктамый, өсте-өстенә шалтыраткач, нинди үҗәт кеше дип уйлап куйдым. “Әйе, тыңлыйм”, – дип әйтүемә, трубканың икенче ягында бер хатын-кыз калтыранган тавыш белән “Кызым, бу мин, Гөлсирин әбиең әле, – диеп үзе белән таныштырды һәм кайчандыр булган хәлләргә нокта куясы килгәнлеген, кемгәдер начарлык эшләвенә үкенүен әйтеп, ял көне борчыганы өчен кыенсынуын белдерде.

– Газетада гыйбрәтле хәлләр хакында яза башлаганнар икән. Минем дә күңелемне бушатасым килә. Ачуланма инде, телефон номерыңны бер бик әйбәт танышым бирде, сер булып калсын, – диде әңгәмәдәшем. Бик кызыксындым әлбәттә, ләкин, күпме тырышсам да, ахирәтенең кемлеге табышмак булып калды... 
“Балачагым да, тормышым да бик бәхетле барды. Әти-әни мине җитешлектә, җил-яңгыр тидермичә, иркәләп диярлек үстерделәр, – диде авырлык белән генә тын алган әбекәй. – Тәртипле гаиләдә үстем. Әни һәрчак миңа киңәшләрен биргәндә: “Беркайчан да кеше белән кешене аерма. Барысын да тигез күр. Кемнедер яхшы итеп куяр өчен башка кешене этеп-төртмә, түбән күрмә, кеше өстеннән әләкләмә, бу бик начар гадәт”, – дип кабатлый иде. Ләкин ул сүзләр минем аңыма кереп утырмаган булып чыкты. Югары уку йортын тәмамладым, озак кына очрашып йөргән әдәпле егеткә кияүгә чыктым. Икебез дә хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрдек һәм бер улыбыз, бер кызыбыз туды. Тора-бара мине җитәкче вазифасына билгеләделәр. Дөресен әйтәм, “борын чөя” торган гадәтем бар иде анысы. Аннары инде “Ир терәге – ил терәге” дигәндәй, шулай ук җитәкче булган ирем аркасында да үземне ышанычлы итеп, аңа аркаланып килдем. Бик озак еллар эшләп лаек­лы ялга чыктым. Матур гына киткәч, тыныч кына яшә бит инде. Нигәдер тырнак астыннан кер эзләргә яраттым, ахрысы. 

Эштән киткәч тә әле, җи­тәкче булу гадәте сак­лан­ган күрәсең, яшьләрне өй­рәтергә тырышып, “акыл” биргән булып, янәсе алар бе­­леп бетерми инде, “йө­рәкләренә тоз салгалап” тордым. Аннары арада “төче телле” хезмәттәшләр дә була бит инде. Бервакыт хәл-әх­вәл сорап сөйләшкәндә арадан берсе миңа икенче берәү хакында начар итеп, кайсысындыр яхшы итеп гәп корды. Ә мин гомер иткән өлкән кеше, инде әби булуымны да онытып, һәрчак хәбәрләшеп торган җитәкчесенә эсетми-суытмый шул хатын-кызны яманлап, гомердә белмәгән икенче берсен мактап, чын-чынлап “әләкләдем” инде. Ничек ялгыштым, хәзергә кадәр моның өчен үземне битәрлим. Шуннан соң теге җитәкченең шул  хатын-кызны ничек итеп түбәнсетүен, күз яшьләрен түктерүен соңыннан гына әйттеләр. Ә ул көчле хатын-кыз булып чыккан, әйтүләре буенча, барысына да түзгән, беркемгә дә берни дә белгертмичә, эшләвен дәвам иткән. Бу хәлләрдән соң инде тормышымда күп нәрсәләр үзгәрде. Кинәт кенә ирем вафат булды, ялгыз калдым. Аннары кызымның исеменә хезмәтендә “кара тап” төшерделәр һәм ул бу сынауны күтәрә алмыйча үз-үзенә кул салды. “Нәрсә өчен мондый кайгы-хәсрәтләр?” –  диеп елаган чакларым күп булды. Бервакытны кылт итеп теге хатын-кызга кара­та кылган әшәкелегем исемә килеп төште.  Минем үткәндә кылган гамәлем үземә әйләнеп кайтты күрәсең.  Хәзер инде ялгышлыкларымны кичерүне сорап, намазларымны калдырмаска тырышам. Олы хәсрәтләр кичергәннән соң, сәламәтлегем дә какшады. Кемгәдер эшләгән начарлыгым йөрәгемне телгәли. Уйланырга вакыт күп. Гаделлек эзләгән булып, хаксызга шул хатын-кызга карата начарлык эшләвемне соңлап аңладым. Шул кыенлыкларны сабыр гына күтәргән, барысын да йөрәге аркылы үткәргән, эшенә аяк чалудан әче күз яшьләре түккән бу баланың күңеле ничек рәнҗегәндер миңа. Шул яшь кеше кадәр дә зирәклегем булмавына аптырыйм. Шул хакта уйлыйм да, өстемнән кайнар су койгандай була. Бәлкем мин генә түгел, ә күңелемә котырту салган “төче теллеләр” дә кайчандыр моның өчен җавап тотканнардыр, йә инде үзләренә тиешлесен күрерләр, дип тә уйлап куям. Гамәл дәфтәремә язылган әлеге “кара тап” үзем белән китәчәк. Мине­ке­нә охшаш язмышлар бардыр дип уйлыйм. Чөнки кемнеңдер тормышы хакында язылганны укыганда үзеңне күргәндәй буласың... Шулай булгач, горурлыкны бер якка куеп, шундый хәлгә дучар ителгәннәрдән ярлыкау, кылган начарлыгыбыз өчен Раббыбыз каршында да, аларның үз­лә­реннән дә кичерүен сорарга соңламасак иде. Ә мин ул хатын-кыз каршында бик гаепле. Соң булса да кичерүен сорыйм: гафу ит, мине...   

Гөлсирин әбинең күңел кичерешләрен Сания Сәмигуллина язып алды. 

Редакциядән: 
“Язмыш кочагында” руб­рикасына хатлар юллагыз һәм үзегезнең язмышыгыз хакында безнең белән дә уртаклашыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев