Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаиләдән башка бәхет була алмый

Гаилә – һәр кеше өчен барысы да шуннан башлана торган урын. Тәрбия, ата-ананың үрнәге, аларның киңәш-нәсыйхәтләре балага олы тормышка юл алганда күп нәрсәләргә юнәлеш бирә.

(Тәтеш, 15 январь, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова). 

– Кеше нәрсәнең кадерен беләме? Сәламәт­лекнең. Мәхәббәт­нең. Ә мөһим кыйм­мәтләр дип безнең һәр­кай­сыбыз гаи­ләне әйтәчәк. Ке­ше бәхет өчен барысын да: аңлауны, ярдәмне, җылы­лыкны нәкъ тә гаиләдә таба.

Богдашкино авылында хезмәт сөючән һәм тыйнак кешеләр яши. Нык хуҗалык алып баралар, мал-туар асрыйлар. Күктән төшкәнне көтеп ятмыйлар, шулай да тормыштан да зарланмыйлар. Чөнки һәр нәрсәнең нигезендә хезмәт ята дигән хакыйкать һәркемгә дә мәгълүм, – дип сөйли Богдашкино мәктәбенең элеккеге рус теле укытучысы Валентина Майорова. – Алена һәм Алексей Торгашовларның күп балалы гаиләсендә тәртип булганны яраталар. Биредә һәркемнең фикере әһәмиятле. Ата-ананың абруе – балалар өчен үрнәк. “Минем өчен гаилә – ул җылылык һәм игелеклелек чыганагы, – дип язган Артем Торгашов үзенең “Минем гаилә” дигән иншасында. – Әти-әнигә без бишәү: дүрт малай һәм бер кыз. Әти – гаиләбезнең башлыгы. Ул безнең өчен һәрчак саклау­чы, төп терәк булды һәм шулай булачак та. Безнең итәгатьле, гаиләне хөрмәт итүче кешеләр булып үсүебез аның өчен мөһим. Ә әниебез гаҗәеп яхшы кеше. Аның кулында барлык мәшәкатьләр дә әллә ни зур кебек тоелмый. Әти-әниемнең күзләрендә мин һәрвакытта гамәллә­ремне хуп­лау чаткыларын күрәсем килә”.           

 “Гаиләдә мин кечкенә­се. Барысына да булышам: әтигә – малларны карарга, әнигә – йорт эшлә­рендә. Савыт-сабаларны да юа, кичке ашны да әзерли алам. Безнең гаиләдә барлык эшләрне бергәләп башкару гадәткә кертелгән, – дип уртаклаша Саша Угаров. – Ә тагын әле мин газетада басылып чыккан язмалар, караган фильм­нар хакындагы фикерләрем белән, кыскасы, көннең ничек узуы турында әти-әнием белән уртаклашуны хуп күрәм. Әти-әнием укырга ярата, һәм аларның фикерләре минем өчен һәрчак мөһим. Баксаң, сөйләшеп утыру һәм аңлау табу шундый әйбәт икән бит!” 

Реклама

Наталья һәм Валерий  Уга­ров­­ларның гаи­ләсен авылда хөрмәт итәләр. Ата-ана улларын үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән, хезмәт кеше­ләренә карата ихтирамлы итеп тәр­биялиләр. “Кеше тормышында гаилә зур әһәмияткә ия. Нәкъ тә анда кеше шәхес булып җитлегә”, – дип билгеләп үтә үсмер.     

Светлана ­һәм Андрей Оси­повлар гаиләсендә һәр­ва­кыт­та терлекчелек белән шөгыль­ләнәләр: колхозлар ­вакытында бу гаилә алдынгылар исә­бендә булган. Ә тер­лек­челәрнең хезмәте көндәлек һәм авыр, ул  җаваплылык таләп итә. “Әти эштән арып кайта. Без аны кичке аш пешереп көтеп торганга ул бик шатлана. Әтием – мәрхәмәтле кеше. Ул безнең көчле һәм тәртипле кешеләр булып үсүебезне тели, – дип язган кечкенә кызы Раиса. – Әнием фермада бозау караучы булып эшли. Ул игелекле, шат күңелле кеше. Үз эшен ярата, шулай ук гаиләсе хакында да онытмый. Ял көннәрендә без бергәләп пироглар, тәмле печеньелар пешерәбез. Әниебез – һәр нәрсәгә оста, барысын да булдыра, ә сеңлебез белән без аңардан өйрәнәбез. Әле тагын мин абыем белән аралашырга яратам. Ул миңа үзенең укуы турында сөйли, мин уңышларым белән уртаклашам. Безнең гаилә тату яши. Әти-әни безне аңлашып яшәү мохитендә тәрбияли. Минем фи­керемчә, тормышта иң мөһиме – йөрәккә якын кешеләргә вакыт таба алу”. 

Шулай итеп кеше нәр­сәнең кадерен беләме? Кеше бәхетнең кадерен белә. Ә бәхет гаиләдән башка була алмый. Балалар шулай дип уйлыйлар. Ә алар – безнең киләчәк.  

фотоны Валентина Майорова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев