Реклама
Җәмгыять
Гамәлдәге вакыты озайтыла
ТРның мәҗбүри иминиятләштерү территориаль фонды хәбәр иткәнчә, ММИ полисларын рәсмиләштерүне раслаучы вакытлыча бирелә торган таныклыкның гамәлдәге вакыты 2020 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.
(Тәтеш, 12 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Яңа коронавирус инфекциясен таратмау максатында, ТР ММИТФ ММИ полисларын бирү пунктларына баруны чикләүне үтенә. Гражданнарның мәҗбүри медицина иминияте полисы фактын тикшергәндә кулларында полис булмаган очракта ул ТР ММИТФның тиешле сервисы ярдәмендә медицина оешмасы хезмәткәре тарафыннан тормышка ашырыла. Бушлай медицина ярдәме алганда мәшәкатьләр килеп чыккан вакытта ММИ өлкәсендәге Бердәм контакт-үзәккә 8-800-200-51-51 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев