Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гамәви тыңлаулар узды

Аның төп максаты – алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән әңгәмә кору рәвешендә хокук бозуларны профилактикалау.

(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә районның хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук кулланылышы һәм административ тәҗрибә мәсьәләләре буенча гавәми чара (фикер алышу) узды.

Аның төп максаты – алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән әңгәмә кору рәвешендә хокук бозуларны профилактикалау.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Рифат Сөнгатуллин үткәргән тыңлаулар барышында Тәтеш районы территориясендә контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат җиткерелде. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә закон бозуларга юл куймау максатыннан чыгып, контрольлек итүче субъектларга гамәлдәге законнар аңлатылды. Бизнес һәм район хакимияте вәкилләренең үз сорауларын шәхсән бирү, чынбарлыктагы хәлләргә чишелеш табу, килеп туган сорауларга җавап ишетү мөмкинлеге булды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләрен караган вакытта Тәтеш районындагы хуҗалык итүче субъектларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә закон бозуларны булдырмау максатыннан күрсәтмәләр бирелде. Шулай ук территориаль орган тарафыннан үткәрелә торган контроль-инспекция чараларының нәтиҗәлелеге һәм күләме районның алкоголь базарында кирәкле контрольне тәэмин итү мөмкинлеген бирә, дип билгеләп үтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев