Гариза бирергә кирәк
Гаризалар бирү өчен үрнәкләр һәм тутыру буенча инструкцияләр “Цербер” мәгълүмати системасының төп битендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://cerberus.vetrf.ru.
(Тәтеш, 22 ноябрь, Тәтеш таңнары).ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе мәгълүматлары буенча, продукция бирә торган терлекләрне алып кайтучыларның барысы да 2018 елдан ВетИС “Цербер” экспортерлар компоненты Реестрында экспортер-предприятиеләр исемлегенә кертелергә тиеш.
Моның өчен “Цербер” мәгълүмати системасының ачык интерфейска электрон гариза, шулай ук Ветеринария баш идарәсендә (ВБИ), предприятиедә, өченче илләр, Евросоюз, Таможня союзында һәм алар тарафыннан ветеринария-санитария таләпләре белән җитештерелгән продукцияләргә бергәләп тикшерү уздыру турында кәгазь төрдәге гариза бирергә кирәк.
Гаризалар бирү өчен үрнәкләр һәм тутыру буенча инструкцияләр “Цербер” мәгълүмати системасының төп битендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://cerberus.vetrf.ru. Гаризада экспорт продукцияләрнең тулы исемен (төрен, продукцияләрнең күренешен), сатып алучының илен, эшчәнлек төрен мәҗбүри тәртиптә күрсәтү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев