Реклама
Җәмгыять
Тәтеш мәктәбендә герой-шагыйрьне искә алдылар
Тәтеш татар мәктәбенең 7-9нчы сыйныфлары "Бөек Ватан сугышы елларында Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормышы" дигән китапханә дәресендә катнаштылар.
Китапханәче Елена Емельянова аларга герой-шагыйрьнең мәңге үлмәс иҗаты, сугыш елларындагы зур батырлыклары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар аның төрле елларда язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, тормыш юлын яктырткан файдалы һәм тирән эчтәлекле тәкъдим итүне зур кызыксыну белән карадылар, әлеге уңайдан әзерләнгән викторинада актив катнашып, сорауларга дөрес җаваплар әйттеләр. Бу чарада балалар шагыйрь язмышы хакында күп мәгълүматлар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев