Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үгет-нәсихәтләрен биргәннәр

Келәш китапханәсенә йөрүче мәктәп балалары җирле шагыйрә, сугыш чоры баласы Равия Садретдинова янында булганнар.

Ул туганы Миннегаян Хәертдинова белән балаларга үз башларыннан кичкән нужаларны, авыр елларга туры килгән балачаклары, мәктәптә укыган вакытлары турында сөйләгәннәр, күңел түрләрендә сакланган хатирәләре белән уртаклашканнар. Бик күп кыенлыклар күрсәләр дә, яшьли әтиләрен югалтсалар да, алар илебез өчен барган канкойгыч сугышта Белоруссия җирендә ятып калганнар, сынмаган-сыгылмаганнар, алга таба яшәргә көч тапканнар, бик яшьли тормыш тәртәсенә җигелгәннәр. Балаларда аеруча да гаилә альбомы кызыксыну уяткан. Алар әбекәйнең яшь чагындагы, балалары фоторәсемнәрен карап, бүгенгесе белән чагыштырганнар.
Соңыннан өлкәннәр аларга тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез дип, үзләренең үгет-нәсихәтләрен биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев