Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр черки тешләсә

Кычытуны кефир яисә каймак яхшы бетерә.

(Тәтеш, 17 июль, «Тәтеш таңнары»). Гади чаралар ярдәмендә бөҗәкләр тешләгәннән соң тән кычытуны бете­рергә мөмкин:

– сөт белән суны тигез күләмдә кушыгыз, кечкенә тастымал яки кулъяулыкны катнашмада чылатыгыз, шуны тешләгән урынга ябыгыз;

– кычытуны кефир яисә каймак яхшы бетерә;

– сода эремәсе ясагыз (бер стакан суга 1-2 чәй кашыгы), аны бинт яки марляга тидерегез һәм чаккан урынга куегыз яки зарарланган җирләргә сөртегез;

– теш пасталарының күбесендә ментол бар, әлеге кушылма тәндә тынычландыручан рәхәт салкынчалык тоюга йогынты ясый. Өстәвенә, аның үзенә генә хас үзлеклелеге – ул шешенү барлыкка килүне булдырмый кала;

–  үги ана яфрагын файдаланыгыз: үсемлекнең суын тешләгән урынга сөртегез. Кычыту иң кимендә бер минут эчендә узачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев