Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Грант ярдәме булышкан

Шәһәрдәге күпфатирлы йорт ишегалдында матур үзгәрешләр булган.

Газетабызның апрель санна­рының берсендә Тәтештәге Свердлов ура­мының 142нче йортын­да яшәүче Люция Хөс­нетдинова мөрәҗәгате буенча мәкалә бастырылган иде. Ул аларның йорт подъездлары янындагы эскәмияләрнең инде күптәннән искергәнлеге, җимерелә башлавы, ке­шеләрнең аны үз көчләре белән булдыра алганча төзәтүләре турында зарланган иде.    

Шушы араларда әлеге йорт ишегалдына кабат чакырдылар, әмма бу юлы инде күңелле сәбәп буенча.

– Карагыз әле, бездә нинди яңа җиһазлар барлыкка килде, – ди Люция Мостафа кызы, кысалары тимердән, утыргычлары лак белән эшкәртелгән калын тактадан ясалган нык эскәмияләргә күрсәтеп. – Дүрт подъездның һәр­берсенә дә шундый эскә­мияләр урнаштырдылар. Ни аяныч, аларның арка терәгечләре юк иде, ләкин без үзебезнең өченче подъезддагылар белән акча җыелып, аны эшләттердек. Моннан тыш, һәр подъезд янында хәзер чүп-чар өчен тимердән ясалган урналар тора. 

Әлеге үзгәреш “Көньяк” ТИҮ җитәкчесе Сергей Кон­да­уров тырышлыгы ярдә­мендә барлыкка килгән.  

– Мин Сергей Ивановичка мөрәҗәгать иттем, ул безнең проб­леманың асылын аңлады, һәм мәсьәлә грант акчаларына хәл ителде. Без акчаның нәрсәгә тотылуын башкарылган эшләрдән күрәбез, бу безнең өчен, кешеләр өчен эшләнә, – ди җы­лылык белән шәһәрле.   

Шул ук вакытта ул подъездлар буйлап сәяхәт итү барышында аларның да тышкы күренешен яхшыртырга кирәклеген, чөнки күптәннән инде ремонт ясалмавын билгеләп үтте. Дөрес, йортта яшәүчеләр ризалыгы һәм идарәче оешма килешүе буенча һич югы беренче подъездда гына булса да төзек­ләндерү эшләре башкару карары кабул ителгән. 

– Анда яшәүчеләр булса да шатлансын иде, һәм без дә алар өчен, ә аннары, бәлкем, безгә дә чират җитәр, – диде сау­бул­лашканда рух күтә­рен­келеге белән Люция Хөснетдинова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев