Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гражданнар җыелышы: Алабирде авыл җирлеге

Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары уза.


(Тәтеш, 27 январь, “Тәтеш таңнары”). 

Җирлек башлыгы Ринат Хәкимов отчет җыелы­шын­да Алабирде кешеләре алдында чыгыш ясап, җир­лекнең социаль-икътисади үсешен анализлады, бюджет үтә­леше мәсьәләләре, авыл кешелә­ре тарафыннан салым түлә­ве, үзара салым программасы буенча эшләрнең үтәлеше, янгынга каршы чаралар һәм башкалар хакында сөйләде.   

Ринат Ибраһим улы билгеләп үткәнчә, үзара салым программасында катнашу – төзекләндерү өлкәсендә килеп чыккан мәсьәләләрне бер-бер артлы акрынлап хәл итү юлларының берсе булуын яшәеш ачык күр­сәтә. Җыелган барлык акча авылны алга таба да яхшыртуга, чисталыкка, тәртипкә һәм уңай­лылыкка юнәлтелә­чәк.     

2015 елдан үзара салым программасы буенча, финанслауны исәпкә алып, авыл кешеләренең тормышын яхшыртуга 7 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән. Узган елны авылда 1 миллион 410 мең сумга юллар норматив хәлгә китерелгән, 2021 елда башланган зират коймасын тотып алу төгәлләнгән, кирәк-яраклар саклау өчен шунда ук бина төзелгән. Шулай ук ике чишмә тө­зекләндерелгән һәм су үткәргеч ремонтланган.   

– Өч кое тәртипкә китерелде. Элек су белән тәэмин итү җитәрлек дә­рәҗә­дә түгел дип зарлансалар, хәзер инде ке­шеләр су белән тулысынча тәэмин ителде. Кайбер мәсьәләләрне хәл итәсе калды әле, әмма бу вакыт таләп итә торган эш, – дип аңлатты җирлек башлыгы. 
Узган елны сугышчы-якташларына, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл төзелгән. Аңа һәм үзәк юлдан мәдәният йортына таба баручы юлга брусчатка түшәлгән. Торак корылмаларга һәм электр челтәрләренә куркыныч тудыра торган тармакланган карт агачларны кисү эшләре башкарылган. 

Алабирделәр үзләре­нең йортларын, хуҗа­лык корылмаларын төзек­ләндерәләр һәм ремонтлыйлар. 

– “Аренда торагы” программасы буенча бер йорт төзелде, узган елны шулай ук авыл кешеләре үз­ләренең 3 йортын капиталь ремонтлады, – диде Ринат Ибраһим улы. 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы алабирделәр савым сыерлары, ана кә­җәләр һәм бер яшьтән олырак кәҗә бәтиләре асрау чыгымнарының бер өлешенә субсидияләр алудан файдаланалар: узган елда 417 мең 200 сум ­алынган.  

– Авыл кешеләре барлык башлангыч эшләрне хуплап, авылның иҗти­магый һәм мәдәни тормышында бик теләп катнашалар, – дип белдерде җирлек башлыгы. – Бергәләшеп эшләү ярдәмендә күп нәр­сәләргә ирешә алабыз. 

“Нур” предприятиесе җи­тәкчесе Радик Нургалиев авыл хуҗалыгының эшчәнлеге турында бәян итте. 

Район башлыгы Рә­мис Сафиуллов очрашуга йомгак ясап, мондый җыелышлар узган еллар­да башкарылганнарны тагын бер тапкыр тирәнтен һәм төрле яклап чагыштыру, җирле үзидарә хезмәтендәге уңай сыйфатларны ти­ешенчә бәяләү өчен яхшы һәм чынбарлыктагы мөм­кинлек булып тора, дип билгеләп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев