Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гражданнар җыелышы: Байраш авыл җирлеге

Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары уза

(Тәтеш, 28 январь, “Тәтеш таңнары”). 

Авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев мә­дәният йортына җы­елган байрашлылар алдында җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм 2022 елда башкарылган эшләр турындагы доклад белән чыгыш ясады. 

“И. Р. Заһидуллин” КФХ җирлек территория­сендә төп товар җитеш­терүче, эш бирүче һәм салым түләүче булып тора, анда 22 кеше эшли. 
Авыл кешеләренең төзекләндерүгә һәм тәр­типне яратуга нык карашы һәр нәрсәдә сизелә. Хезмәт сөючән авыл халкы үз йортларын һәм ху­җалык ­корылмаларын яңартып төзиләр, өмә­ләрдә актив катнашалар. 

Байрашлылар мәсьәләләрнең күп өлешен үза­ра салым ­акча­сы белән хәл итә. Авыл ке­­ше­­ләре ­тарафыннан 2022
елда 200 мең сум ак­ча җыелган, бу рес­пуб­ликабыз хөкүмәте яр­дәмендә һәм республика бюджетыннан финанс­лау исәбенә 1 миллион сум тәшкил иткән. Бу акчага зиратны коймалап алганнар, видеокүзәтү өчен җайланманы җый­ганнар һәм урнаштырганнар, авыл урамында 279 метр озынлыктагы юлны төзекләндергәннәр. 

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы ­буенча 120 метр озынлыкта юл төзелгән һәм һәйкәл ясый башлаганнар. 
– Без 2022 елда куелган барлык бурычларны үтәдек, – дип белдерде Әсхәт Минзаһит улы.  

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы социаль-икътисади хәл турында сөйләде, алда торган эшләрнең төп юнә­лешләрен билгеләп үтте. 

Кешеләрне сәламәт­лек саклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәлә борчый: авылда үз фельд­шерлары юк. 
– Бездә сәламәтлек­ләре буенча проблемалары еш була торган өлкән яшьтәге кешеләр яши, – диделәр залдан.  

Тәтеш үзәк район хас­та­­ханәсенең баш табибы Илья Савельев ки­лә­чәккә өмет ­белдереп, авылдан берәр кеше­не укырга җибәрүне тәкъ­дим итте. Рәмис ­Хатыйп улы бу мәсьәләне якын араларда хәл итүне йөкләде.  

Шулай ук авылдагы хатын-кызларның берсе сөткә куелган бәядән ризасызлык белдерде.
– Бер литрга 26 сум – бик аз, – диде авыл ­кешесе. 
Сөт җыю белән Апас­та яшәүче шөгыльлә­нә. Ул үзенең бәяләрен яңадан карап чыкса ях­шы булыр иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев