Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гражданнар җыелышы: Бессоново авыл җирлеге

Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы башлыгы, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары узды.

(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Бессоново авыл җир­леге башлыгы Юрий Врясов гражданнар җыелы­шында 2022 елда уздырылган эшләр турында хисап тотты.  

–     Җирлектә яшәүчеләр граж­даннарның үзара салым программасында елдан-ел активрак катнашалар, – дип хәбәр итте Юрий Анатольевич. – Авыл  кеше­ләре программаның мөһимлеген аңлап, алар­ның территорияләре төзеклән­дерелгән булсын өчен, ак­ча җыюны ел саен арттыра ­бара.

Акча, гражданнар җы­елы­шы карары нигезендә, Бессоново авылында урам-юл челтәрләре торышын норматив хәлгә ките­рүгә, вак таш өслекле чокырлы юлларны ясауга, буаны ­ремонтлауга киткән. 

Югары Тарханда юл вак таш өс­лекле итеп төзеклән­дерелгән.

Акча шулай ук урам яктырткычлары объектларын карап тотуга һәм хезмәт күрсәтүгә, ике авылда да лампочкалар, электр­ны аз сарыф итүче яктырткычлар сатып алуга һәм урнаштыруга сарыф ителгән.   

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы ярдәмендә юлларга ­ремонт үткәрелгән.  

– Җирлек буенча 2022 елда барлыгы 640,5 метр юл вак таш өслекле итеп төзекләндерелде, – диде Юрий Врясов. 

Быел үзара салым акчасы Бессоновода һәм Югары Тарханда урам-юл челтәрләрен норматив хәлгә китерүгә тотылачак. Шулай ук ике авылда да урам яктырткычлары объектларын карап торуга һәм хезмәт күрсәтүгә сарыф ителәчәк.  

Юрий Анатольевич бил­ге­ләп үткәнчә, җирлек җирлә­рендә өч: “Бакырчы”, “Татарстан” авыл хуҗа­лыгы предпри­я­тие­ләре, “А. Р. Вәлиев” КФХ үз эшчән­лек­ләрен алып бара, алар­ның җитәк­че­ләре чаралар үткәрүдә һәм юлларны кардан чистартуда иганә ярдәме күрсәтә.   

Бессоновода узган ел­ның сен­тябрендә модульле кибет ачылган. Җирлектә чиркәү төзелеше алып барылган. Агымдагы елда аны ачу планлаштырыла. 

“Ни аяныч, җирлек террито­риясендә балалар бакчасы һәм мәктәп юк”, – дигән сүзләр әйтелде докладта. 
Залдан сорау бирүче булмады, аның ­каравы җирлектә эшләүче ­фельд­­шерларга һәм Олы Тархан участок хас­таха­нәсе коллек­тивына, шулай ук үзләренең кече ватаннары хакына күп көч куйган авыл активистларына рәхмәт сүзләре күп әйтелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев