Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гражданнар җыелышы: Зур Әтрәч авыл җирлеге

Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары узды.

(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Зур Әтрәч авыл җир­легендә узган гражданнар җыелышына халык күп килгән иде, бу җирлектә яшәүчеләрнең үз авыл­ларының киләчәгенә битараф булмавы хакында сөйли. 

Авыл җирлеге башлыгы Илнур Юнысов узган елдагы эшләр һәм агымдагы елга планнар турында чыгыш ясады. 

– 2022 елда үзара салым программасы буенча ­390 000 сум җыелды, финанс­лауны исәпкә алып сумма 1 950 000 сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте Илнур Шәйхулла улы. – Бу акчага Зур Әтрәчтә урам юллары ремонтланды, зиратка яңа капка сатып алынды һәм урнаштырылды, чишмә территориясе төзекләндерелде. Кече Әтрәчтә шулай ук урам юллары ремонтланды һәм чишмә территория­се төзекләндерелде. Никифоровка авылы зиратына хуҗалык әйберләре кую өчен склад һәм зират коймасы ясап куелды. 
Республика програм­масы буенча Кече Әтрәчтә яңа ФАП төзелгән, ә “Авыл территорияләрен ком­плекс­лы үстерү” программасы кысаларында җәяүлеләр өчен тротуар түшәлгән. Илнур Шәйхулла улы урам яктырткычлары белән булган проблема хәл ителүен: 55 яктырткыч, шуның 13е – Кече Әтрәчтә, 14е – Зур Әтрәчтә һәм 28е Никифоровкада урнаштырылуын билгеләп үтте.  

Җирлек башлыгы бил­геләп үткәнчә, 2023 ел планында – урам-юл чел­­­тәрләрен норматив хәл­г­ә китерү, Зур Әтрәчтә һәм Кече Әтрәчтә зират территорияләрен коймалап алу, Кече Әтрәчтә чишмә территориясен төзек­лән­дерү, шулай ук Никифоровкада Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәлен тотып алу, зират территориясен төзекләндерү һәм коймалап алу. 

“Нур” ­агрофирмасы җи­­тәкчесе Радик Нур­гали­ев авылларны тө­зек­ләндерүдә зур ярдәм күрсәтә. Ул авыл җир­легендә төп эш бирүче дә булып тора. Гражданнар җыелышы кысаларында Радик Галимҗан улы җыелучыларны пред­приятиенең эшчән­леге белән таныштырды, агымдагы елга планнары турында хәбәр итте. Очрашу барышында җирлектә яшәүчеләрдән авыл үзәгеннән читтә­рәк урнашкан террито­рия­ләр­дәге урам юл­ларын норматив хәлгә китерү мөмкинлеге турындагы ике сорау бирелде. Зур Әтрәчтән Мөнир Вәлиев  елга аркылы яңа күпер төзү кирәклеге турында хәбәр итте. Барлык сораулар контрольгә алынды.   

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл җирлеге җитәкчелегенең яхшы эш­ләвен билгеләп үт­те, га­мәл­дәге федераль һәм респуб­лика прог­рам­­­маларына басым ясап, районның социаль-икътисади үсе­ше хакында сөйләде. Җы­е­лыш ахырында сәхнәгә Мөнәвир хәзрәт Шакиров күтәрелде, ул халыкның бердәмлеген билгеләп үтте, ярдәм күр­сәтүләре өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, авыл хал­кының тормышы яхшы якка үзгәрә, диде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев