Гражданлык позициясен күрсәтегез
Районыбыздагы законсыз алкоголь продукцияләр әйләнеше мәсьәләләренә битараф булмаган теләсә кайсы кеше үзенең мөрәҗәгатен “Халык контроле” проектында калдыра, өстәвенә әле моның өчен акчалата бүләк алуга ия булачак.
(Тәтеш, 4 июль, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова). Районыбыздагы законсыз алкоголь продукцияләр әйләнеше мәсьәләләренә битараф булмаган теләсә кайсы кеше үзенең мөрәҗәгатен “Халык контроле” проектында калдыра, өстәвенә әле моның өчен акчалата бүләк алуга ия булачак.
ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына хәбәр итү гражданлык позициясе күрсәтү, кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукцияләрне таратуга чик кую мөмкинлеге бирәчәк. Мондый хәбәрләрнең авторлары законсыз җитештерелгән алкогольнең расланган факты өчен матди бүләкләнәчәк. Сумма саллы – бердән алып өч мең сумга кадәр.
Алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше өлкәсендә законны бозу фактлары турындагы мәгълүматны урнаштыру шактый гади. Башта Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы (uslugi.tatarstan.ru) “Шәхси кабинет”та теркәлергә һәм законны бозу фактын раслаучы фотосурәт белән мәгълүматны “Халык контроле” дигән махсус бүлеккә урнаштырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев