Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

И, бу сугыш!

И, бу сугыш! Мәрхәмәтсез сугыш! Илгә кайгы-хәсрәт китерде. Җиребезгә дошман явы килеп, Күпләрне бәхетсез иттерде. Кайгы җиле тиде шәһәрләргә, Авылларга, бөтен халыкка. Бөек Ватан өчен бик күп ирләр, Киттеләр яуга, фронтка. Сугыш булган җирдә кан коюлар, Шартлау, үлем, афәт-бәлаләр. Авыл, шәһәр янды ут эчендә Ятып калды үле гәүдәләр. Дошманнарга каршы...

И, бу сугыш! Мәрхәмәтсез сугыш!
Илгә кайгы-хәсрәт китерде.
Җиребезгә дошман явы килеп,
Күпләрне бәхетсез иттерде.

Кайгы җиле тиде шәһәрләргә,
Авылларга, бөтен халыкка.
Бөек Ватан өчен бик күп ирләр,
Киттеләр яуга, фронтка.

Сугыш булган җирдә кан коюлар,
Шартлау, үлем, афәт-бәлаләр.
Авыл, шәһәр янды ут эчендә
Ятып калды үле гәүдәләр.

Дошманнарга каршы көрәшкәндә,
Әсирләр күп булды, билгеле.
Чәнечкеле койма эчләрендә
Җәлилләрнең гомере өзелде.

Нигә булды бу соң канлы сугыш?
Шул утларны кемнәр кабыза?
Тик бер генә булган гомерләрне
Өзеп каннар түгә, агыза?

И, бу сугыш! Ачлык-ялангачлык,
Язмыш бирде авыр сынаулар.
Тетрәп-тетрәп җир-күк елаганда
Ярсып акты канлы елгалар.

Чит илләрнең канлы туфрагында,
Ләхетсез каберләр тезелгән.
Яу кырыннан кайта алмаганнар
Шундый каберләргә күмелгән.

Онытма син. Илем, кайтмый калганнарын,
Шушы җирдә әле хакы бар.
Алар синең бөеклегең өчен,
Өзелеп сөйгән газиз халкы өчен,
Туган илләр, изге җирләр өчен,
Азатлыгың, урман-кырлар өчен,
Яу кырында ятып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X