Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – каушап калмаска

Безнең районда социаль алдашулар кылу дәвам итә.

Иң киң таралган схема булып, барлык кешегә дә таныш сүзләр кала бирә: "Улыгыз юл-транспорт фа­җигасенә эләкте", "Әни, миңа ашыгыч рәвештә акча кирәк, зинһар өчен счет аша җибәр", "Банк картагыз блокадаланды", "Сез машина оттыгыз", "Сезгә акчалата компенсация тиеш". Полиция хезмәткәрләре һәм безнең гәҗиттә басылган кисәтүләргә карамастан, ышанучан тәтешлеләр каушап калган хәлдә җинаятьчеләр кармагына эләгеп, шактый гына акчаларын югалталар, ә еш кына - тиенләп җыйган соңгы акчаларын.
Район авылларының берсендә яшәүче ханым 28 июльдә полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул билгесез ирнең кәрәзле телефонына шалтыратып, үзен Ринат исемле полиция хезмәткәре буларак таныштыруын, аның улы "наркотиклар өчен тоткар­лануын" һәм "мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү өчен 50 мең сум акча кирәк" булуын хәбәр итте, дип аңлата. Аның шулкадәр акчасы булмый һәм 25 мең күчерә. Бары тик шуннан соң гына (!) улы белән элемтәгә керергә кирәклегенә төшенә. Әлбәттә инде, улы әлеге "буталчыклар" турында белми дә.
Тәтеш полициясенә 29 июльдә 37 яшьлек Казан кешесеннән тагын бер хә­бәр керә. Алдакчы аңа тикшерүче Власов буларак шалтырата һәм аның ире юл-транспорт фаҗигасе китеп чыгаруын, анда бер кызның зыян күрүен хәбәр итә. Үзенең хәләл җефетенә "ярдәм" итү өчен хатын банкомат аша абонент санына 28 мең 500 сум күчерә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре якыннарыгыз хакында начар хәбәрләр белән шалтыратулар булганда, югалып калмаска киңәш итә. Үзегезгә шалтыраткан кешегә шикләндерә торган сораулар бирегез, туганыгызны кайсы полиция бүлегенә, нинди адрес буенча китерделәр дип сорагыз һәм әлеге мәгълүматны һичшиксез дежур часть аша тикшереп карагыз. Кичекмәстән якыннарыгыз белән элемтәгә керегез һәм барысы хакында белешегез. Барлык хәбәрләрне тагын бер кат җентекләп тикшерегез. Һәм тагын: үзегезнең банк картасы мәгълүматларын, исәп-хисап счетларын смс-хәбәр аша беркайчан да җибәрмәгез, алдакчылар кармагына эләгә күрмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев