Яңа номер буенча шалтыратыгыз
23 февральдән бердәм контак-үзәгенең номеры үзгәрде.
(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары”).
– Социаль фондның бердәм контакт-үзәгенә шалтырата алмыйм.
Виктория Т.
– 23 февральдән бердәм контак-үзәгенең номеры үзгәрде. Социаль мәсьәләләр буенча консультацияне хәзер 8-800-100-00-01 номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин, – дип хәбәр итте РСФның Тәтеш районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова. – Мөрәҗәгатьләргә виртуаль ассистент җавап бирә, ул иң киң танылган запрослар буенча мәгълүматны алырга ярдәм итә.
Әгәр аеруча да төгәл мәгълүматлар кирәк булса, виртуаль ярдәмче шалтыратуны үзәк хезмәткәренә күчерә. Шәхси мәгълүматларны файдалану белән консультация алу кешенең идентификациясеннән соң бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев