Ярдәм җыю пункты ачылды
Теләге булган һәркем солдатларга кирәкле булган әйберләрне китерә ала: продуктлар һәм шәхси гигиена әйберләре, дарулар, җылы киемнәр.
(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтештә “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә (адресы: Свердлов урамы 69нчы йорт) махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм мобилизацияләнүчеләр өчен ярдәм җыю пункты ачылды.
Теләге булган һәркем солдатларга кирәкле булган әйберләрне китерә ала: продуктлар һәм шәхси гигиена әйберләре, дарулар, җылы киемнәр.
Пунктның эш режимы: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, шимбә – 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (84373)2-62-45.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев