Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ярдан ерак йөзмәгез

Быел синоптиклар эссе җәй фаразлыйлар, бу, әлбәттә, кешеләрнең сулык янында ешрак ял итүенә китерәчәк.

Кабул ителгән профилактик чараларга карамас­тан, Та­тар­станның су объектларында оператив хәл киеренке булып кала. 

– Кайвакыт кешеләр ял итү өчен су коенырга яраксыз сулыклар янындагы урыннарны сайлыйлар. Кагыйдә буларак, мондый ял итү урыннары табигый рәвештә барлыкка килә һәм ял итүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, чөн­ки сулыкларның төбе тик­шерелмәгән, тирәнлеге ­билгесез, – дип хәбәр итә кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев.

Хөрмәтле Тәтеш районында яшәүчеләр һәм кунаклар!

Сезгә гади кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез:
ашаганнан соң 1,5 – 2 сәгатьтән дә иртәрәк су коенырга ­ярамый;
ачык сулыкларда, су температурасы 15 градустан түбән булганда йөзү белән шөгыльләнергә киңәш ителми, чөнки салкын шоктан кинәт аңны югалту һәм үлү мөмкин;
таныш булмаган урыннарда чумарга ярамый – су төбендә бүрәнәләр, ташлар, ботаклар булырга мөмкин;
шулай ук яраклаштырылмаган урыннарда көймәләрдән, катерлардан, причаллардан һәм башка корылмалардан суга сикерергә ярамый;
су коену өчен махсус билгеләнгән урыннарны сайларга кирәк;
ярдан еракта, куркынычсыз зона чикләрен билгеләүче махсус калкавычлардан читтә йөзәргә ярамый;
сазлыклы һәм суүсемнәр булган урыннарда коенырга ярамый;
кояшта кызынганнан соң, йөгергәч, уеннар уйнагач, салкын суга әкренләп ияләшмичә, кинәт суга сикерергә яки чумарга ярамый; 
исерек хәлдә суга керү һәм су коену тыела;
бер очракта да кабартылган матрацларда, автомобиль камераларында, кабартылган уенчыкларда йөзәргә ярамый – кул астындагы чара төзек булмаска, ертылырга мөмкин, кеше кинәт суда калачак, ә бу хәтта яхшы йөзә белүчеләр өчен дә бик куркыныч. Моннан тыш, хәтта йомшак җил дә аларны ярдан еракка алып китә ала;
суда шаярырга, дусларыңны баш белән суга батырырга һәм аларга аяк чалырга ярамый. Әгәр дә сез кешегә таба су астында йөзеп барсагыз һәм аның аякларыннан кинәт тартсагыз, ә ул нәкъ шул вакытта сулыш алган булса – ул кеше суга егылачак һәм тончыгачак.
ялган шау-шу тудырырга ярамый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев