Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңел, уңайлы!

Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелүче күпчелек дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә алырга мөмкин.

(Тәтеш, 3 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелүче күпчелек дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә алырга мөмкин. 

РПФ Идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы Алексей НИКОНОРОВ хәбәр итүенчә, РПФ сайтында һәрбер гражданин 50дән күбрәк электрон сервистан файдалана ала, бу бик җиңел.
Якындагы РПФ яки КФҮ клиент хезмәтенә барып,  www.gosuslugi.ru порталында теркәлү һәм расланган исәп язуын алу да җитә. Алынган логин һәм парольне РПФның www.pfrf.ru сайтындагы “Шәхси кабинет”ка керер өчен файдаланырга кирәк. 

РПФ гражданнарга gosuslugi.ru сайтында идентификация һәм аутентификациянең Бердәм системасында теркәлү буенча хезмәтләр күрсәтә. РПФның һәрбер клиент хезмәтендә сез gosuslugi.ru порталында исәп язуын раслауны алырга мөмкинсез.

Порталда сез документлар, пенсия һәм социаль түләүләр рәсмиләштерә яки ана капиталы акчасын файдалана, исәп­ләнгән пенсия баллары һәм иминият взнослары күләмен, шулай ук стажыгызны күзәтеп бара аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев