Игелек кылганнар
Тоншерма урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары патриотик тәрбия айлыгы кысаларында сыйныф җитәкчесе Елена Афанасьева белән берлектә “Тимур десанты” акциясе үткәргәннәр.
(Тәтеш, 13 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Алар хезмәт ветераны Надежда Марцеваның ишегалдындагы һәм капка төбендәге карын чистартканнар. Римма Илюшкина өй алдындагы баскычларын ялт иттереп себереп чыгарган. Өлкән яшьтәге әбекәй аларга рәхмәт әйткән һәм яхшы билгеләренә генә укуларын теләгән. Шуннан соң укучылар хезмәт ветераны Ольга Землякованың йорт тирәсен кардан арындырып, яхшы итеп көрәгәннәр.
Шулай итеп, Тоншерма мәктәбе укучылары үзләренең игелекле гамәлләре белән өлкән буынга шатлык өстәгәннәр һәм яхшылык эшләүләренә үзләре дә чын күңелдән сөенгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев