Игелекле эшләр
Тәтеш районында 1нән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге узды.
Эшкуар Алексей Полянских Тәтеш районындагы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле барлык балаларга бүләкләр һәм канцтоварлар сатып алуга сертификатлар тапшырды.
* * *
Жуково, Кошки-Новотимбаево, Сөендек авыл җирлекләрендә яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр “Колос” агрофирмасы һәм “Р. Г. Сафиуллова” КФХ җитәкчесе Рима Сафиулловадан бүләк җыелмалары алдылар.
* * *
Редакциягә Урюмда яшәүче Светлана Карповадан хат килде:
“Менә берничә елдан бирле инде Урюм авыл җирлеге Советы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләр биреп, аларга шатлык китерә. Тормышта сөенеч, җылылык һәм күтәренке рух өсти алырлык кешеләр булуы яхшы”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев