Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игелекле гамәл

Тәтештә гомер кичерүче Тамара Голубина редакциябезгә рәхмәт сүзләре белән шалтыратты.

“Миңа 92 яшь, – дип хәбәр итте безгә тыл эшчәне. – Волонтерлар ике ел дәвамында миңа ярдәм күрсәтәләр. Йорт янында зур булмаган җир кишәрлегем бар, шушы көннәрдә яшьләр аны тәртипкә китерде”.

Тамара Яковлевна “Форпост” директоры Анна Мещерякованың ярдәмчеллеген һәм игелеклелеген  билгеләп үтте. 
“Анна Анатольевна кебек, шундый кешеләр булуы сөендерә. Ул һәрвакытта кайгыртучанлыгы, игътибары белән булышырга әзер, бәйрәмнәрдә котлый, еш шалтырата, кунакка керә – бу минем сыман ялгыз кеше өчен бәяләп бетергесез игелек”, – диде ул.
“Тәтеш таңнары” гәҗите   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев