Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игелекле, шәфкатьле...

Районыбызда мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр гомер кичерүе турында еш ишетеп торабыз.

(Тәтеш, 1 декабрь, Тәтеш таңнары, Сания СӘМИГУЛЛИНА).    Редакциягә килгән әлеге хәбәр дә моңа ачык дәлил булды. 

“Кызыл Тарханда яшәүче улым Марат Якупов соңгы вакытларда каты авырып китеп, район, рес­публика хастаханәләрендә даими дәваланып торды. Чир дигәнең бер килсә, гел килә диләр бит. Бу сүзләр кайчакларда хак була шул. Менә ул да һич кенә дә терелеп китә алмый изаланды. Шул кыен чакларда “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчесе Рима Сафиуллова безнең хәлебезне аңлап, матди яктан ярдәм күрсәтте. Моңа бик тә күңелебез булды. Арабызда кыенлыкларны, иңебезгә төшкән авырлыкларны аңларлык кешеләр булуы чын йөрәктән шатландыра. Рима Гомәр кызына хөрмәт һәм ихтирамыбыз чиксез. Ул игелек­ле һәм шәфкатьле, һәркемгә игътибар күрсәтә белә. Тирәбездә шундый кешеләр күбрәк булсын иде”, – диде әңгәмә барышында Маратның әнисе Фәния апа.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев