Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Их, кайтасы иде шул чакларга

Безгә язалар.

 (Тәтеш, 29 июнь, "Тәтеш таңнары").  

"Их, кайтасы иде шул чакларга". Сатия Йосыпова-Мингалиева

Реклама

Әллә нишләп минем күңелләрем
Чит җирләргә ярсып ыргылды.
Аңламадым шул чакларда һич тә
Сагыну дигән ачы тойгыны.
Сагындым мин өзелеп һәммәгезне:
Әткәй-әнкәй, туганнарны, дус-ишләрне.
Эзләдем мин һәр нәрсәдән туган якны,
Һәм шул чакта аңладым мин ялгышлыкны.
Булмый икән якын итеп чит җирләрне,
Татлы түгел, тәмле-татлы җимешләре,
Җилләре дә исми аның назлы итеп,
Таңнары да атмый аның алсуланып.
Әй, Әтрәчем, синдә икән бар матурлык,
Зәм-зәм чишмәң, салкын улак, тау башларың.
Болар бар да, туган авылым, синең,
Ходай биргән иң зур байлыгың.
Халкың синең, туган авылым,
Үзе күркәм, үзе эшчән,
Мәрхәмәтле, ярдәмчел дә, кунакчыл да,
Ләззәт табып дөнья көтә һәрбер эштән.
Еллар үтә, сагыну арта,
Ерак калган балачагым искә төшә.
Их, кайтасы килә шул чакларга,
Юк, булмый шул, никадәрле тырышсам да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев