Илкүләм проект гамәлдә
“Демография” илкүләм проектын һәм “Өлкән буын” төбәк проектын тормышка ашыру максатларында, халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Тәтеш үзәк район хастаханәсенә диспансеризация узарга алып килүне дәвам итә.
(Тәтеш, 5 сентябрь, "Тәтеш таннары").
“Демография” илкүләм проектын һәм “Өлкән буын” төбәк проектын тормышка ашыру максатларында, халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Тәтеш үзәк район хастаханәсенә диспансеризация узарга алып килүне дәвам итә.
Халыкны диспансерлаштыру программасы куркыныч авыруларны башлангыч вакытында ачыкларга ярдәм итүче медицина тикшерүләрен тулысынча үз эченә ала, шулай булгач, аларны вакытында дәвалый башлау мөмкинлеген бирә.
– Алтмыш биш яшьтән өлкән кешеләрне медицина оешмасына өлкән яшьтәгеләрне һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне йөртү өчен билгеләнгән машина китерә. Бүгенге көндә 496 пенсионер алып киленде, – диделәр “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев