Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илкүләм проект буенча ике меңнән артык Татарстанда өлкән яшәүчеләр диспансеризация узды

Алар «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла.

Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше 2024 елның гыйнварында диспансеризация үтте. Медицина тикшерүе Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация, һәм шулай ук социаль әһәмияткә ия инфекцияле булмаган аерым авыруларны ачыклый торган өстәмә скрининглар узар өчен район хастаханәләренә алып баралар.

Гражданнарны медицина оешмасына халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең мобиль бригадасы «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру өчен махсус сатып алынган транспортта китерә. 

Быел 57 меңләп гражданны медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла. Бүгенге көндә район хастаханәләрендә 2 864 өлкән яшьтәге авыл кешесе булып кайткан инде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/gyinvarda-ilkulam-proekt-buenca-ike-mennan-artyk-olkan-tatarstanly-dispanserizaciya-uzdy-5882613

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев