Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсур Камбиев: Сәламәтлектән кадерле берни юк

Дәүләт янгын сүндерү күзәтчелеге хезмәтенә быел 95 ел тула.

(Тәтеш, 17 июль, “Тәтеш таңнары”). 

 – Дәүләт янгын күзәтчелеге оешмалар тарафыннан РФ законнары белән билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән эшчәнлекне алып бара, – ди Россия ГТХМ Баш идарәсенең Татарстан Рес­публикасы буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләренең районара бүлеге начальнигы Илсур Камбиев (рәсемдә). – Безнең хезмәткәрләр тарафыннан район предприятиеләрендә тикшерүләр, инструктажлар оештырыла, кешеләр белән профилактик әңгәмәләр, лек­цияләр үткәрелә, гражданнар җыелышларында чыгышлар ясала.

Төрле объектларда, торак йорт, офис, кибет яки җитеш­терү цехы булсынмы, янгын чыгуга юл куймау – янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе булып тора.

Районара бүлек хезмәт­кәрләре ел дәвамында “Чыршы” операциясе кебек шундый төрле операцияләрне гамәлгә ашыралар, алар нәтиҗәсендә инспекторлар балалар бакчалары һәм мәктәпләрне, шулай ук балаларның күмәк катнашуындагы Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә торган башка учреж­дениеләрне тикшерәләр. “Ял” операциясе – балаларның җәй­ге лагерьләрен әзерләүне һәм кабул итүне үз эченә ала, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Торак”, “Уңыш” операцияләре районыбыздагы кешеләрнең яшәешенә кирәкле барлык эшчәнлек өлкәсен диярлек ­колачлый. 
– Юридик затлар, эшмә­кәрләр, шәһәребез һәм районыбыз гражданнары инспекторларны тикшерү вакытында бик кырыслар дип әйтәләр, – ди Илсур Камбиев,  – әмма янгын куркынычсызлыгына битараф калырга һәм өстәвенә инде күз йомарга ярамый. Безнең хезмәткәрләрнең полиция, урман хуҗалыгы һәм башка ведомстволар хезмәткәрләре белән уртак рейдлар үткәрүе, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, оешмаларның имин эшләвен һәм аларның мөлкәтен саклау­ны тәэмин итүгә, шулай ук урман үсентеләрен сак­лауга юнәлтелгән. 

Кама Тамагы һәм Тәтеш районара бүлегенең хезмәте гражданнар, шәхси эшмәкәрләр һәм оешмаларның янгын куркынычсызлыгы нормаларын һәм кагыйдәләрен үтә­үгә, аларны үтәмә­гәндә җавапсызлыкның, ваем­сыз­лыкның һәм битараф­лыкның ниләр китереп чыгару ихтималы булуын истән чыгармауга юнәлтелгән.

– Безнең янгынга каршы хезмәтнең кизү каравылындагы ир-егетләрнең ваемсыз кешеләр аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрдә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кемнеңдер гомерен коткару өчен янгынга керү очраклары мөмкин кадәр азрак булсын иде, – дигән теләген җиткерде тәтешлеләргә Илсур Камбиев. – Кешеләр гомере – иң зур хәзинә, үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз, аларны куркыныч астына ­куймагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев