Имгәнүләр булмасын өчен сакланырга кирәк
Тәтеш үзәк район хастаханәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, кыш башлануга урамда килеп чыккан имгәнүләрнең исәбе ике тапкырга арта.
(Тәтеш, 21 январь, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина).
Егылулар кайчакларда җитди нәтиҗәләргә китерә: җиңелчә баш мие селкенүдән алып сөякнең ачык сынуына кадәр.
– Урамда аяк аслары бозлавык булганда, беренче чиратта аяк киеменә игътибарлы булырга кирәк. Бары тик таймый торган, үкчәсе нык (3-4 сантиметрдан биек булмаган), башы киң, очлы сызыклар төшерелгән калын табанлы уңайлы аяк киеме генә киеп йөрегез – ул зуррак булган саен, шулкадәр яхшырак, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-травматологы Константин Попов. – Тиз атлап йөргәндә егылып имгәнү ихтималы зуррак, шуңа күрә акрын гына, ашыкмыйча, бераз алга таба иелеп йөрергә тырышыгыз. Кулларны кесәгә тыкмагыз һәм сумканы асмагыз – зарурилык килеп чыкканда тигезлекне югалтмас өчен кулларның иркен хәрәкәтләнүе кирәк. Исегездә тотыгыз, эңгер-меңгердә хәтта тигез урында да таелып китәргә мөмкин, ә инде бозланган тротуар хакында әйтеп тә торасы юк.
Белгеч озын баулы, җилкә аркылы асылынып торган сумкаларны кулланмаска, авырлыкны уң һәм сул кулга да бертигез рәвештә туры китереп, сумкаларны ике кулда тотып йөрергә киңәш итә.
– Өлкән кешеләргә бозлавыкта өйләреннән таяк яки очлы башлы таяк (гадәти чаңгы таягы да тотарга була) белән чыгарга кирәк. Әгәр сез озын пальто яисә тун кигәнсез икән, транспорттан чыкканда яки баскычтан төшкәндә киемегезнең итәген күтәреп чыгыгыз. Кузгалып киткән автобус артыннан йөгермәгез, таеп егылырга мөмкинсез, – ди табиб-травматолог. – Әгәр инде егылу ихтималын булдырмый калу мөмкин түгеллеген сизсәгез, барлык артык әйберләрне ташларга тырышыгыз. Сумкаларны, аеруча да әгәр анда ватыла торган әйбер булса, чөнки бу сезнең хәлегезне тагын да начарайтачак кына. Санаулы секундлар эчендә егылган вакытта бәрелүне мөмкин кадәр булдырмас өчен мускулларны күбрәк киеренкелектә тотарга, үз-үзеңне кысып җыярга тырышыгыз: кулларны кысыгыз, башыгызны җилкәгә таба куегыз. Әгәр арка белән түгел, ә ян белән егылсагыз хәерлерәк: ул чакта, җиңелчә бәрелү ихтималы гына булырга мөмкин.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев