Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иминлек үзебездән тора

Янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен үтәү бәла-казаларны булдырмый калачак.

Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча район­ара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Андрей Харитонов тәтешлеләргә үз киңәшләрен бирә:

– Басуларда, шулай ук куаклар, агачлар, агач корылмалар янында үләннәрне һәм камылларны яндырмагыз. Чүп-чарны күзәтүчесез килеш яндырмагыз һәм учак кабызмагыз. Балаларга шырпы белән уйнарга, аларга үләннәрне яндырырга рөхсәт итмәгез. Утның бер корылмадан икенчесенә күчүен булдырмас өчен, хуҗалык ишегаллары, гараж корылмалары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз. Кабызылгын шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ыргытмагыз. Кояш яктыртып торган урында шешә яки пыяла кыйпылчык­лары калдырмагыз.

Әгәр дә сез очкынлап торган янгынны, мәсәлән, зур булмаган үләнле урынны күрсәгез, аны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышыгыз. Кайвакытта ялкынны таптау да җитә, дөрес, үләннең чыннан да янмавына инаныр өчен, берникадәр көтеп торырга кирәк, югыйсә ут яңадан үрләп китәргә мөмкин. Әгәр дә янгын бик куәт булса һәм сез аны үз көчегез белән сүндерә алмасагыз, мөмкин кадәр тизрәк янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәргә тырышыгыз (телефоннан – 01, кәрәзледән – 112) һәм янгын чыккан урын турында, анда ничек килергә икәнлеген хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев