Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иң мөһиме – сәламәтлек

Галина Корсакова илебез медицинасының иң яхшы традицияләрен саклап, яшь белгечләр белән тәҗрибәсен уртаклашып, Тәтеш районының сәламәтлек саклау тармагында терапевт, гомумтәҗрибә табибы булып кырык ел эшләде.

Табибларның зур динас­тиясе вәкиле үз эшен һәм сырхауларның мәнфәгать­ләрен тормыштагы башка барлык нәрсәләрдән һәрвакытта өстенрәк куйган. 

Галина Николаевна – тәтеш­леләрдә зур ихтирам казан­ган күренекле табиблар Кар­ташовларның кызы. Әти-әнисе – Николай Ильич белән Таисия Алексеевна – медицинага тырышып һәм намуслы хезмәт куйдылар. Карташовлар династиясе медицинада гомумән алганда барлыгы 125 ел.   
Кешеләргә, үз эшләренә аерым бер ярату белән караган табиблар гаиләсендә үскән Галина Николаевна башка һөнәр турында уйлап та карамаган – әти-әнисе сукмагыннан китәргә булган. Белгечлеген уе һәм йөрәге белән сайлаган. Тәтештәге урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлап, медицина институтына укырга кергән.

– Укытучым Валентина Трофимованы хөрмәт белән искә алам, – дип сөйли Галина Николаевна. – Ул химия буенча факультативлар алып барды, аларда мәктәп программасы буенча да, катлау­лырак биремнәрне дә чиштек, шулай ук тикшерү эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштердек. Имтиханда миңа мәктәптә үтелмәгән тема буенча өстәмә сорау бирделәр, әмма, бәхеткә, Валентина Алексеевна белән без шундый биремне чиштек. Физика, биология, химия – алар минем яраткан фәннәрем булды.   

Институтта укып чыккач, интернатураны тәмамлаган һәм кече ватанына кайткан. Әлеге еллар эчендә ул якташларыбызның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткән. Галина Корсакова өчен хезмәте тормышының төп өстенлеге булган.  

– Без 27 ел бергә эшләдек. Галина Николаевна – үз эшенең остасы, бик әйбәт хезмәттәш, киң күңелле, ярдәмчел, һәрчак ярдәмгә килергә әзер, – дип билгеләп үтә 40 елга якын шәфкать туташы булып эшләгән Лидия Моисеева. – Кешеләрне ярату, аларга карата мәрхәмәтле булу, фидакярлек – боларның барысы да аның хакында. Чын күңелдән тырышып эшләде. Ире, ике баласы, онык­лары Галина Николаевна өчен һәрвакытта ышанычлы тыл ­булды.  

– Иң мөһиме – сәла­мәт­лек, кайчакларда кешенең гомере дә медицина хезмәткәрләренең үз эшен оста белүеннән тора – һәм бу бары тик арттырып әйтелгән сүзләр генә түгел, – ди медицина ветераны Галина Корсакова. – Рим философы Сенекиның “Гомер буе яшәсәң дә, гомер буе өйрән” гыйбарәсе – безнең хакта. Гомер буе үз-үзеңне камилләштерергә, яңалыкка өйрәнергә, моның белән берәттән көн саен медицина әдәбиятын укырга, дәвалауда яңа препаратлар һәм тенденцияләрне үзләштерергә кирәк. Табиб – ул хәтта һөнәр генә дә түгел, ә аерым бер яшәү рәвеше. Игътибарлы һәм сизгер булырга, кешеләрне яратырга, аларны аңларга кирәк.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев