Реклама
Җәмгыять
Җиңү яулаучыларга без рәхмәтле
Тәтеш районында Совет һәм Россия сугышчыларын, ил территориясендә яки аның чикләреннән ары хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булучыларны хөрмәт белән искә алдылар.
(Тәтеш, 6 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Билгесез солдат көнендә шәһәр үзәгендәге Дан Монументы янына администрация, шәһәрдәге оешмалар һәм предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшь армиячеләр, волонтерлар, шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар җыелды.
– Билгесез солдат көне – халкыбызны берләштерүче, бөек бабаларыбызның батырлык тарихын хәтердә тоту мөмкинлеген бирүче тагын бер истәлекле дата. Без аларның истәлеген һәм халкыбызның сугышчан җиңү традициясен горурлык белән лаеклы рәвештә дәвам итәргә тиеш, – диде Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков.
Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин да үзенең чыгышында әлеге датаның әһәмиятен ассызыклады:
– Ватаныбызны саклаган һәрбер солдат турындагы истәлек – изге. Бөек Ватан сугышы безнең һәркайсыбыз өчен ул – бары тик үткән еллар вакыйгасы гына түгел. Ул һәр йортка, һәр гаиләгә кагылган, халыкка гаять зур җимереклекләр, кайгы һәм әрнү китергән. Бөек Ватан сугышы башланганнан алып ничәмә-ничә еллар үтелсә дә, сугышчыларның, хәтта аларның исемнәре билгесез булса да, фидакарь батырлыгы кешеләр хәтерендә һәрчак яшәячәк.
Җыелучылар яу кырыннан әйләнеп кайта алмаучыларның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысына да ихтирамнарын белдерделәр.
Ватан һәм туган йортлары өчен көрәштә һәлак булган, исемнәре билгесез булып калган каһарман сугышчыларга рәхмәт йөзеннән Дан обелискына – гирлянда, Мәңгелек утка чәчәкләр куелды.
Билгесез солдат көнендә райондагы һәрбер авылда төрле чаралар, патриотик акцияләр узды, Ватанны саклаучыларның һәйкәлләренә һәм обелискларына чәчәкләр куелды, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә күргәзмәләр, хәтер дәресләре оештырылды.
Без үлемсез батырларга – безгә, киләчәк буынга, тыныч тормыш бүләк итүчеләргә һәрчак рәхмәтле булачакбыз, Ватанны сакларга баскан һәр солдатның батырлыгын хөрмәтлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев