Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирина Тихонова, Льяш авыл җирлеге башлыгы ­булып 2011 елдан алып эшли

21 апрель – Җирле үзидарә көне

(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”).

– Баштан ук ризалашмадым, мине әтием Алексей Александрович хуп­лады, аның үз авыл хуҗалыгы предприятиесе бар. Район хакимиятендә дә миңа барысын да булдырып чы­га алачагымны, үз көчеңне һич­шик­сез сынап карарга кирәклеген, өстәвенә бу үзеңнең туган авылың, дип әйт­те­ләр. Беренче вакытларда аң­лашылмаучанлыклар күп булды, төрле кешеләр, барысының да үз проблемалары, аларны тиз хәл итәселәре килә. Җирлек баш­лыгы булып эшләү­нең барлык еллары эчендә иң катлаулысы – кешеләр белән эшләү, дип саныйм. Элек кышын юлларны кардан чистартырга акча юк иде, әти трактор белән ярдәм итте, болай да барлык хуҗалык мәсьәләләрен, җирлектәге битараф булмаган актив кешеләр белән бергәләп хәл иттек, әлбәттә, алар мине әлегә кадәр хуплап торалар. Эшләр уң бармаган чакларда, күңел төшкәндә, һич югы бер-ике кеше генә булса да рухландырып җибәрсә, бер нәрсәгә карамастан, алга барырга кирәклеген аңлыйсың. Әгәр инде нинди дә булса проблеманы чишә алсаң, канатлар үскәндәй тоела.  

Узган елны безнең өчен мөһим мәсьәлә хәл ителде – конкурста катнаштык һәм грант ярдәмендә авыл җирлеге өчен трактор алдык. Бу кышта инде моның никадәрле зур булышлык икәнлеген тойдык.

Үзара салым буенча уңышлы эшлибез, халыктан аңлау бар. Икенче чакырылыш депутатларыбыз бик активлар, алар кече ватанның нинди булачагы шәхсән һәр кешенең үзеннән торуын үз үрнәкләрендә күрсәтәләр. Минем уңышларымны, кайдадыр һәм нәрсә өчендер мине бүләкләсәләр, моны шәхсән үз хезмәтем дип кенә түгел, ә моңа катнашы булган һәркемнеке, дип саныйм. 

Авыл кешеләренең иң беренчесе – барлык зиратларны коймалап алу теләге инде үтәлде, хәзерге вакытта юлларны төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. Безнең өчен озак вакытлардан килгән иң зур проблема – Ямбакты авылына кадәр юллар ясау. Быел федераль программа буенча эшнең беренче этабын башлау планлаштырыла, тиздән подрядчы оешмасын билгеләр өчен торглар узарга тиеш. Бу Ямбактыда яшәүчеләр өчен генә түгел, льяшлеләр өчен дә мөһим. Ә алга таба үсеш алыр өчен планнар һәрчак бар, алга барырга кирәк, – ди Ирина Алексеевна. 
фотоны Ирина Тихонова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев