Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ишегемә кем шакый

Участок сайлау комиссияләре вәкилләре барлык фатирларны һәм йортларны йөреп чыгалар һәм тәтешлеләргә сайлаулар турында мәгълүмат бирәләр.

— Сайлауларга чакыру өчен һәр участок сайлау комиссиясендә 4 — 5 кешедән торган төркем оештырылды. Алар үз сайлау участогындагы һәр сайлаучыны өндәп чыгачаклар. Өндәп чыгучыларның төп бурычы — участокларга сайларга килүчеләрне күбрәк җәлеп итү. Шулай ук әлеге йөреп чыгулар вакытында сайлаучылар исемлеге төгәлләштерелә, тәтешлеләргә тавыш бирү даталары, вакыты һәм урыннары турында хәбәр ителә, — дип сөйләде ТР Тәтеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмис Гарипов. — Кемнәр килгәнлекне белү өчен аларның өсләрендә брендлы япма, бейджик, сумка һәм аларның сайлау участогыннан икәнне раслаучы таныклык булу зарур. Шулай ук алар сайлаучыга тавыш бирүне уздыру турында искә төшерәләр һәм тавыш бирүнең нинди төре аның өчен уңайлырак булуын ачыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев