Истәлек аллеясе утырттылар
Тәтештә Гончаров урамында герой якташлар хөрмәтенә пихта аллеясе барлыкка килде.
(Тәтеш, 8 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).Безгә бу хакта әлеге урамда яшәүче Юрий Ефремов хәбәр итте.
– Без күршеләр белән бер-беребезне күптәннән беләбез, бик тату яшибез, безнең арада төрле милләт кешеләре бар, күршеләрнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез, чөнки Ватаныбыз уртак бит, – дип уртаклашты ир-ат. – Күрше егете Евгений Нагуськин безнең күз алдында үсеп буй җитте, Ватан сакчысы дигән данлыклы һөнәрне сайлады. Һәм ул үзенең хәрби бурычын гомере бәрабәренә намус белән үтәде. Күршебез Ольга Михайловна Илларионова аның хөрмәтенә һәм бөек илебезнең башка улларына истәлек буларак безгә аллея утыртырга тәкъдим итте. 26 октябрьдә – Әбиләр һәм бабайлар көнендә – үсентеләр утырту безнең өчен әһәмиятле булды. Аллеяне без күршеләр Николай Артемьев, Тәүфыйк Зәйнуллин, Радик Камалетдинов, Валентина Лукоянова, Мария Макарова, Ольга Илларионова, улы Чечняда һәлак булган Надежда Киселева белән бергәләп утырттык. Әлеге озын гомерле агачлар сугышчыларыбызның каһарманлык һәм буйсынмаучанлык символы булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев