Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлларны чистартканнар

Редакциягә килгән Равил Мингалиевтан якташлары турында яхшы сүзләр ишеттек.

фото: Алсу Зиганьшиной

— Мин, нигездә, пенсионерлар гына яшәгән Татар Чагылдымыннан. Күптән түгел яуган карлар безнең өчен чын мәгънәсендә бәла булды — ишегаллары һәм урамнар кар көртләре белән тулды, — дип сөйли ир кеше. — Әмма безне язмыш кочагына ташлап калдырмадылар — юлларны чистарту өчен техника бүлеп бирделәр. Без Бакырчы авыл җирлегенә карыйбыз, авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов тракторы белән Фаяз Ибраһимовны җибәрде. «Бакырчы» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров та читтә калмады — куәтле техника белән ярдәм итте, анда Флер Вәлиев белән Рамил Әхмәдуллин чиратлап эшләделәр. Тракторчылар җирлекнең дүрт авылын да тәүлегенә 3 — 4 тапкыр — көн дә, төн дә чистартып тордылар. Якташларыбызның безне, өлкәннәрне, кайгыртуларына авыл халкы бик шат.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев