Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ихтыяр көчен югалтмаган

Жуково авылы китапханәсе китапханәчесе Ирина Малкина тыл эшчәне Лидия Белова турындагы хатирәләре белән уртаклаша.

(Тәтеш, 5 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Алинә Тарханова). 

– Лидия Михайловна 1923 ел­да Буа районы Яшев­ка авылында туган, җиде бала арасында олысы булган. Дус кызлары белән йөгерәсе, уйныйсы килсә дә, аңа кече туганнарын карарга туры килгән. Күңелле балачагы Бөек Ватан сугышы башлангач тәмамланган. Әтисен июль башында фронтка алганнар, ә сентябрьдә Лидиянең сеңелесе Галина якты дөньяга аваз салган. Барлык эшләр әнисенең һәм Лиданың җилкәсенә төшкән. Әтисеннән бернинди дә хәбәр килмәгән. Ул шулай итеп кызы Галинаны күрә алмаган, яу кырында хәбәрсез югалган.  

Реклама

Ир-егетләрнең күпче­леге су­гышның беренче көненнән үк Кызыл Армия сафына чакырылган һәм фронтка киткән. Предприятиеләрдә нигездә бары тик хатын-кызлар гына калган. Лида дус кызы белән бергә бил­геләнеш буенча Кунгурскидагы алебастр заводына эләккән. Яшь кыз өчен хезмәт гаять авыр булган. Лида кыенлыкка түзә алмыйча ахирәте белән туган авылына качып кайтып киткән. Ләкин яшеренеп кала алмаганнар, ул вакытларда кызның абыйсы управляющий булып эшләгән, аңа туганының кызы качканлыгы турында тиз арада хәбәр иткәннәр. Һәм кызларга заводка кире барырга туры килгән. Алар өйләрендә җитер-җитмәс әйберләрне һәм кайбер киемнәрне капчыкка җыеп, тимер юл буйлап Кунгур ягына киткәннәр. Юлда аларга чегәннәрнең йөк олавы очраган, чегәннәр кызларны кирәкле урынга кадәр илтеп куйганнар, ә моның өчен аларга әйберләр тутырылган капчыкларын бир­мәгәннәр. Шулай итеп кызлар өсләрендә нәрсә бар, шуның белән генә калганнар. Кышкы суыкларда алебастр белән эшләве бик тә кыен булган, ә җәен ул борынга, тамакка утырган, тән тиресен “ашаган”, әмма Лидия ихтыяр көчен югалтмаган, аның әрнү-борчулары Җиңү белән тәмамланасына ышанган.       

Вакытлар узу белән ул туган авылына кайткан. Колхозда төрле эшләрдә катнашкан. Бервакытны алар бригадасын Кызыл Йолдыз авылына эшкә җибәргәннәр, ә бу көнне авылда фильм күрсәтү планлаштырылган булган. Лидия дус кызлары белән ял вакытында сеанска керергә булган, алар фронтовик-танкист Константин Белов белән шунда очрашканнар да инде. Константин сугыштан соңгы вакытларда механик булырга укып өлгергән һәм район авыллары буйлап үзенең кинопроекторы белән йөри торган булган. Яшьләр 1948 елда өйләнешкәннәр. Жуково авылына күченгәннәр, биш бала тәр­бияләп үстергәннәр. Костя абый кино күрсәтүен дәвам иткән, ә Лида апа авырлыкларга да карамастан, элекке фильмнарда еш күрсәтелгәнчә, мәхәббәткә һәм бәхеткә ышанган.   
Константин Сергеевич – 1985 елда, Лидия Михайловна 2009 елда вафат булган.

фотоны Лидия Белова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев