Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Изге айда – изге гамәлләр

Без Бидәңге авылында яшәүче Рауза апа Әхмәдиевадан җылы эчтәлекле СМС-хат алдык.

“Дулкынланып көтеп алган Рамазан шәриф аеның икенче ункөнлеге үтеп бара. Изге айда ураза тоту, биш вакыт намаз hәм мәчеттә тәравих намазлары уку иманыбызны ныгыта, күңелебезне сафландыра. Шуңа күрә һәр мөселман кешесе, форсаттан файдаланып, дөнья һәм ахирәт өчен әҗер-савапларын тупларга тырыша.

Мәчетебезнең ислам ди­ненә кагылышлы күпкырлы эш­ләрен Камил хәзрәт Фәй­зуллин алып бара. Мәхәл­лә­безгә йөрүче авыл халкына пәйгам­бәребезнең күр­кәм сыйфатларын, аның сөннәтләрен өйрәтә һәм йолаларыбызны ихласлык белән җиренә житкереп үтәү нечкәлекләренә төшендерә. Рамазан аена кергәннән бирле мәчетебездә тәравих намазы укыла. Анда йөрү­челәрнең саны да көннән-көн арта бара. Беренче көннәрдә 5 – 6 кеше йөрсә, хәзер инде 17 – 18 кешегә җыела. Шунысы сөе­нечле, мәктәптә укучы 7 бала да шатланышып тәравих намазына йөри. Ял иткән арада хәләл ризыклар белән шифалы чәй эчәләр. Боларның барысы да, әлбәттә, хәзрәтебезнең фидакарь хезмәт җимеше. Шулай ук һәр ел саен мәчетебездә бик күркәм ифтар мәҗлесе дә үткә­релә”, – дип язган Рауза апа Әхмәдиева.

фотоларны Рауза апа Әхмәдиева тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев