Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Качышлы уйнарга кирәкми

Әгәр судта катнашучы зат бу хакта тиешле тәртиптә хәбәр ителгән булып та дәлилләнгән эштә катнашырга килмәсә, низаг барыбер каралачак.

(Тәтеш, 29 июнь, «Тәтеш таңнары»). ТР Тәтеш район судының судья ярдәмчесе Алинә ЙОСЫПОВА белдерү кәгазе алып та суд тикшерүендә катнашудан читләшүнең нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында сөйли.

– Җавапка тартылучылар еш кына суд хәбәрләрен алудан читләшәләр. Әгәр почта элемтәсе аша юлланган белдерү кәгазьләре алынмаса, ул чакта суд эшне карый алмый яки эшне тикшерү вакыты озайтыла дигән фикерләр бар. Бу ялгыш караш. Нәтиҗә буларак: суд тикшерүендә катнашучы суд утырышында катнашу, үз позиция­ләрен яклау, нинди дә булса дәлилләр ките­рү­ мөмкинлегеннән­ мәхрүм ителә һәм аңардан башка булган суд карарын кабул итү факты буенча килешергә мәҗбүр була.

Россия Федерациясе Гражданлык процес­су­аль кодексының 35­нче маддәсендә ка­­­ралганча, эш тикше­рүендәге затлар үз­ләренең процессуаль хокукларыннан намус­лы файдаланырга тиеш һәм аны үтәмәгән вакытта гражданлык суд производствосы турындагы канун буенча процессуаль бурычларга җавап бирүне күз уңында тота. 

Суд кәгазьләре һәм чакырулар – алар өчен үз хокукларын намуслы файдалану шартларын һәм процессуаль бурычларны үтәүне булдыруның күп кенә  механизмнарының берсе. 

Белдерү кәгазьләренең күп төрле алымнары бар (мәсәлән, СМС), гражданнар үзләренә кирәкле мәгълүматларны, алар һәрбер судта бар, рәсми интернет-сайтлардан алырга, судка электрон почта ярдәмендә мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.

Низагны тыныч юл белән  хәл итә алмаган гражданнар кайчакларда процессны озакка сузу өчен үзләренең яшәү урыны адресын алыштыралар һәм суд кәгазьләрен алмыйлар. РФ Гражданлык кодексының 1нче өлеше 165.1 маддәсендә башка зат өчен гражданлык-хок­укый нәтиҗәләр бе­лән бәйле канун яисә килешү гаризалары, бел­­дерү кәгазьләре, та­ләпләр яки кайбер юри­дик әһәмиятле хә­бәрләр аңа яки аның вәкиленә тиешле хәбәр  барып ирешкән вакыттан алып, әлеге затны җаваплылыкка тарту ка­ралган. 
Әгәр ул юлланган затка (адресатка) барып ирешсә, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында аңа тапшырылмаса яки адресат аның белән танышып чыкмаган булса да, хәбәр итү кәгазе илтеп җиткерелгән дип санала.

Мәсәлән, әгәр адресат элемтә бүлегендә корреспонденцияне алудан  баш тартса һәм ул саклау вакыты чыгу нәтиҗәсендә кире кайтарылса да хәбәр итү кәгазе илтеп җиткерелгән дип санала.

Шуңа күрә, суд кәгазе Россия Федерация­се Югары судының суд кәгазьләре институты һәм чакырулары РФ Гражданлык кодексы­ның 165.1 маддәсе кушымталарына җи­бәрү турындагы аңлатма хисабына,  “саклау вакыты чыгу” сәбәпле судка кире әйләнеп кайтса да – эш каралачак!
Суд тикшерүендә катнашучыга суд кәгазьләрен алудан читләшү файдага түгел, чөнки аларның судта үз мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлегеннән мәхрүм калулары бар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев