«Каенкай» балалар бакчасында «Долгая Поляна» дәүләт заказнигы хезмәткәрләре белән очрашу узды
Тәрбияләнүчеләргә кышлаучы кошлар, аларның яшәү урыннары, үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
(Тәтеш, 26 январь, “Тәтеш таңнары”). Балалар бакчасында "Долгая Поляна" дәүләт заказнигы хезмәткәрләре белән очрашу узды.
Тәрбияләнүчеләргә кышлаучы кошлар, аларның яшәү урыннары, үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Балалар кышлаучы кошлар турындагы фильмны бик теләп карадылар. Долгая Поляна хезмәткәрләре белән бергә балалар «Кошларны ашатыгыз» акциясендә катнаштылар, җимлекләрне орлык белән тутырдылар. Мондый очрашулар балаларда кошларга сакчыл һәм кайгыртучан караш формалаштыра. Аны "Каенкай" балалар бакчасы хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев