Канун кысаларында
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына Тәтеш шәһәрендә алкоголь продукцияләрне законсыз сату турындагы хәбәр килеп ирешә.
(Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары, Лина Тихонова). “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына Тәтеш шәһәрендә алкоголь продукцияләрне законсыз сату турындагы хәбәр килеп ирешә.
“Тикшерү органнары хезмәткәрләре уздырган контроль чаралар барышында алкоголь продукцияләр җитештерү һәм аның әйләнеше законлылыгын дәлилләүче товар-озату документларсыз, шулай ук ЕГАИСта фиксацияләнмәү фактлары ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә 20,5 литр алкоголь продукция алынды”, – дип аңлатма бирде ТР дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-әйдәп баручы белгече Елена Сазонова. Расланган мөрәҗәгать өчен гариза бирүчегә акчалата бүләкләү түләнәчәк. Әлеге материал буенча хәзерге вакытта административ тикшерү алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев