Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каршылыкларны бергәләп җиңәләр

Өстәмә белем бирү үзәгенең туризм берләшмәсендә районның 200гә якын мәктәп укучысы шөгыльләнә.

(Тәтеш, 27 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотолары)). “Туризм балаларда һәрвакытта зур кызыксыну уята, – ди туризм буенча методист Анна Осипова. – Үзем дә Тәтештәге 2нче урта мәктәптә укыган чакта ничек итеп палаткалар, рюкзаклар белән походка баруыбыз­ны хәтерлим, бу безне якынайтты, тренер Александр Константинович Долгов җитәкчелегендәге безнең команда республика ярышларында берничә тапкыр җиңүче булды”.

Анна һәм аның хезмәттәше Дмитрий Никоноров әйтүенчә, хәзерге вакытта поход туризмы спортзал кысаларында зур дәрәҗәдәге спорт юнәлешен алды, анда билгеле бер вакыт арасында узарга кирәкле махсус җайланманың күп кенә яңа элементлары җыелган.

Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең республика Туриадасында җиңүе шәкертләрнең тырыш хезмәтенә дәлил булып тора, алар анда авыл командалары төрендә беренче урынны яулый. Тренерлар су туризмы үсешен  билгеләп үтәләр. “Без ике ел элек Россия дәрәҗәсендәге грант алучылар булдык, моның ярдәмендә ярты миллион сумга яңа кирәк-яраклар, катамаран да сатып алдык, –  дип сөйлиләр педагоглар. – Узган уку елында безнең шәкертләр республиканың 14 муниципалитеты арасында мактау­лы өченче урынны алды”. 1нче мәктәп базасында поход, чаңгыда йөрү, велосипедта һәм җәяү йөрү туризмы белән шөгыльләнәләр. Балаларның күбесе разряд алган. Педагог­лар шулай ук үз үсешләрендә бер урында гына тормыйлар, икесендә туризм буенча спорт хөкемдарының икенче квалификация категориясе бар. Яңа уку елы башланды, тату коллективка яңа шәкертләр килде. Алексей Тужилкин белән Руслан Мальченко лазаньены үзләштерәселәре, каршылыкларны җиңеп чыгасылары һәм походларга йөриселәре килүләре турында уртаклаштылар. Ә инде секциягә берничә елдан бирле йөрүчеләрне үзара аңлашу, экстрим һәм адреналин мохите җәлеп итә. “Каршылык­ларны бергәләп җиңәчәкбез”, –  диделәр алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев