Катлаулы вәзгыять аркасында чаралар кабул ителгән
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елның 2 февраленнән планлы амбулатория-поликлиника ярдәме күрсәтүне туктатты.
(Тәтеш, 8 февраль, “Тәтеш таңнары” ).
– ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елның 2 февраленнән планлы амбулатория-поликлиника ярдәме күрсәтүне туктатты. Бу катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле, – дип хәбәр итә Тәтеш үзәк район хастаханәсе администрациясе. – Өлкәннәр өчен планлы медицина ярдәме, шул исәптән халыкның билгеле бер төркемнәренә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру (шулай ук коронавирус инфекциясен кичергән затлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру) үткәрү, авыллардан 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне хастаханәгә алып килү, вакцина ясатудан тыш, туктатыла.
Тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыручы чир белән авыручы кешеләр элеккеге кебек үк медицина ярдәмен ала алалар. Аны йөкле хатын-кызлар һәм билгеле бер вакытка медицина ярдәме күрсәтүне кичектереп тору сәламәтлек торышы начараюга китерергә, гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин булган авырулар ала алачак.
Законда билгеләнгән тәртиптә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм хәрби чакырылыш комиссиясе юлламасы буенча хәрби хезмәткә баручы гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү дәвам итәчәк. Гражданлык яки муниципаль хезмәткә керүче затларга диспансеризация үткәрү дәвам итәчәк.
Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйларны балалар бакчаларына йөрүгә рөхсәт алуны рәсмиләштерү өчен медицина тикшерүеннән, махсус оешмалар күзәтчелегендәге ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга медицина тикшерүе үткәрүдән тыш, балаларга һәм яшүсмерләргә профилактик медицина тикшерүләре уздыру туктатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев