Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каушап калмагыз

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе ДУнең ТР ­буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Андрей Харитонов Тәтеш районы укучыларына мәктәптә янгын чыккан вакытта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйли.

– Янгын чыкканда кичекмәстән мәктәп хезмәт­кәре­нә хәбәр итегез, – дип киңәш итә белгеч. – Ут-күз чыкканда укытучы янәшәсендә торырга, аның күрсәтмәләрен катгый үтәргә; каушап калмаска һәм мәктәптәге хәбәрне игътибар белән тыңларга, мәктәп хезмәткәрләре күрсәтмәсе нигезендә эш йөртергә кирәк. Укытучы боерыгы буенча билгеле бер тәртип һәм эвакуация планы нигезендә бинадан чыгарга, йөгермәскә, иптәш­­ләреңә комачауламаска, кечерәкләргә һәм сый­ныфташларыңа ярдәм итәргә кирәк. Бина буйлап туры басып йөрергә ярамый, төтен һәрвакыт бүлмәнең яки бинаның өске өлешенә тарала, шуңа күрә иелсәң яхшырак, борынны һәм авызны чүпрәк белән каплап, бинадан чыгу зарур. Янгын вакытында парта астына, шкафка качарга ярамый, чөнки уттан һәм төтеннән качып котылу мөмкин түгел. Мәктәп бинасыннан чыккач сез укытучы әйткән урында булырга тиеш. Алган барлык җәрәхәтләр турында шунда ук укытучыга хәбәр итегез. Булган хәлне дөрес итеп бәяләргә һәм дөрес карар кабул итәргә тырышыгыз.

Реклама

Һәрбер янгын сүндерүче янгында кешене белгән килеш эш йөртеп коткарудан мәхрүм итә торган курку хисенең төтеннән һәм уттан да куркынычрак булуын белә. Янгын чыккан вакытта кичекмәстән 01, 112 телефоннары буенча коткару хезмәтенә ­шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев