Казан Кирмәнендә «ДәртФест» фестивале узачак
Көне буена монда ике сәхнәдән — Зур һәм Кече — музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак.
(Тәтеш, 25 август, «Тәтеш таңнары»). 30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.
Программа:
15.00 – 22.00 концерт программасы
12.00 – 21.00 һөнәрчеләр ярминкәсе
12.00 – 17.00 балалар мәйданчыгы
15.00 – 17.00 милли мода күрсәтү
Фестивальнең оештыручылары — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев