Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды

Быел кабул итүгә ТР районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 48 гаилә чакырылган.

(Тәтеш, 26 август, “Тәтеш таңнары”).
 Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым исеменнән оештырылган Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды.

Быел кабул итүгә ТР районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 48 гаилә чакырылган. Тантаналы чарада безнең районны Бакырчы авылыннан ирле-хатынлы Илдар һәм Рәзидә Шәмсетдиновлар тәкъдим иттеләр.

- Татарстан Президенты белән очрашудан күңелдә онытылмас тәэсирләр калды. Рөстәм Нургалиевич белән төшкән фото һәм истәлекле сувенир гаиләбезнең үзенчәлекле ядкаре булачак, - дип уртаклаштылар Шәмсетдиновлар.

фото: Шәмсетдиновлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев